Башкортстан Журналистлар берлеге рәисе, «Башкортстан» газетасының баш мөхәррире Вәдүт Исхаков иҗади берләшмәнең моңа кадәр саналганга караганда күпкә иртәрәк оештырылганын ачыклавын әйтте. Моңа кадәр Башкортстан Журналистлар берлеге 1957 елда Уфада оештырылган дип исәпләнеп килде. Быел исә Вәдүт Исхаков архив документларыннан чыгып, берлекнең 1921 елның февралендә оештырылганын ачыклаганын әйтте.
«Мин архив документларын өйрәнеп, журналистлар союзына 27 февральдә 101 ел туганын ачыкладым.