Язучы-шагыйрә, галимә-педагог, Саҗидә Сөләйманова һәм Фатих Хөсни исемендәге премияләр лауреаты Рифә Рахман татарча рифма табуның авыр булуы турында сөйләде.
«Мин күпләрне шигырь язарга өйрәттем.Бездә шигырьне язуы ни өчен авыр? Татарда рифма табу бик авыр. Тукайлар чорында гаҗәеп җиңел булган. Ни өчен? Анда фарсы изафәләре булган. Фарсы изафәләре бертөсле бит, изафәне куеп кына барасың, ул нәкъ рус телендәге кебек. Рус телендә фигыль формаларын куясың да, теләсә кайсы сүз рифмалаша», – дип сөйләде ул.