«Әкият» Татар дәүләт курчак театры коллективы «Сказочный балаганчик Скомороха» фестивалендә катнашу өчен Томск шәһәренә килеп төште. «Бүген иртә белән Казан артистларын аэропорттан «Скоморох» Томск өлкә курчак театрындагы коллегалары каршылады», - дип хәбәр итә «Әкият» курчак театрының матбугат үзәге.
Казан артистлары Томск курчак театры сәхнәсендә ике спектакль - С.Дорожконың «Җырла, курай!.. Уйна, Шомбай» һәм М.Протасованың «Идёт Коза рогатая» спектакльләрен күрсәтәчәк.
Спектакльләр...