Бүген Мордовиянең Ләмбрә районының Аксюн авылында XII Бөтенроссия авыл Сабан туе уза.
Сабан туеның абсолют батыры исеме өчен Булат Мусин белән Раил Нургалиев көрәште.
Абсолют батыр булып Раил Нургалиев калды. Батырга Татарстан Республикасы Президенты бүләген – «Лада» машинасы ачкычларын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров тапшырды.
Шулай итеп Раил Нургалиев «Лада Гранта» машинасын, тәкәне һәм Сочи курортына ике атналык юллама алып кайта.