Кичә «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең матбугат үзәгендә Мәскәүдә яшәп иҗат итүче, 70ләп китап авторы, «Татар дөньясы» газетасы баш мөхәррире Ринат Мөхәммәдиевнең «Кыргый атауга сәяхәт» дигән китабы тәкъдим ителде. Язучы бүгенге заманда кечкенә форматлы кесә китапларына ихтыяҗ зур булуын әйтте.
«Казан утлары» журналының мондый китап сериясе булдыруы өчен куанып яши идем. Бүген заманалар бүтән. Калын китаплар – китап киштәләре өчен. Хәзер бердәнбер буш вакыт – юлда, кеше транспортта барганда китап укый.