Санкт-Петербургта татар милли ашлары фестивале оештырылды. Ул танылган аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановка багышланды. Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге шул турыда хәбәр итә.
Татар милли ашлар фестивале Санкт-Петербургта татар мәдәнияте көннәре һәм Бөтендөнья татар конгрессы оешуга 30 ел һәм татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы оешуга 30 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында үткәрелә.
Фестивальдә туй тематикасына багышланган күргәзмә әзерләнде...