Төмәннең «Яңарыш» сайтында Вагай районы, Индәр авылыннан Тания Айбатованың «Мин тормышка гашыйк!» дигнә язмасы чыкты.
Шул исемдәге программа белән авылыбызда «Аулак өй» төркеме һәм китапханә хезмәткәре оештырган бик матур кичә үтте. Ул җирле шагыйребез Сәхир Хәбибуллинның 90 яшьлегенә багышланды. 2003 елда вафат булды.
Сәхир Мөнир улының тормыш юлы җиңел булмаган. Ул Мөнир бабай һәм Рәхилә маманың гаиләсендә беренче булып туган. Аннары ир бала һәм кыз туганы дөньяга килгәннәр. Кызганычка каршы, хәзер берсе дә исән түгел.