«ШАЯН ТВ» каналы Казанда балалар өчен «Балачак җыры» дип аталган концертлар циклын башлады. Концертлар Казанның мәдәният үзәкләрендә булачак.
«Баллар җыелырмы, бер сәгать түзәрләрме дип борчылган идем, чөнки балаларның балалар өчен концерт куйганы юк иде әле. Бер сәгать дәвамында беркем дә зарланмады, рәхмәт әйттеләр. «Бик тиз үтте», – дип, канәгать булып калды балалар», – дип сөйләде каналның баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова.
Аның сүзләренчә, концертлар оештыру идеясен Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары...