КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы доценты Таһир Гыйлаҗев филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегуловның беркайчан җылы урын сорап йөргән кеше түгеллеген әйтте.
«Үзгәртеп кору елларының шифалы җилләре тәэсирендә филиаллар ачылды. Без Хатыйп абый белән Чувашиянең дәүләт университеты каршында оешкан Батыр филиалына бардык. Салкын бинада дәресләр бирдек. Шулай булса да, Хатыйп абый бервакытта да үзенә җылы кәнәфиләр таләп итмәде»...