Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрә Илсөяр Иксанова фикеренчә, филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов татар халкына хезмәтләре аша шәрык әдәбияты, шигъриятенең бөтен поэтикасын, матурлыгын ачып биргән.
«Мин шәрык әдәбиятының матурлыгын Хатыйп абый аша ачтым. Хатыйп абый диюгә аның лекцияләре искә төшә. Болгар чоры, Казан ханлыгы, Алтын Урда чоры әдәбияты безнең өчен бик катлаулы булып тоела иде. Хатыйп абый аны бик матур итеп, яратып, безгә дә яраттырырлык итеп өйрәтә алды»...