Чаллы шәһәренең 15нче мәктәбендә директор урынбасары Сиринә Абдуллина филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Хатыйп Миңнегуловның китаплары һәр татар гаиләсендә булырга тиеш дип саный.
«Ул гади генә Хатыйп абый түгел, XXI гасырда дөнья күләмендә татар-төрки халыклары өчен, ислам дөньясы өчен зур галим. Аның хезмәтләре татар әдәбиятын татар халкына гына җиткерү түгел, ә бәлки дөньякүләм таныту өчен башкарылган. Ул башкарган эшләр – бөек эшләр», - диде ул 11нче татар гимназиясендә Хатыйп...