Яшел Үзәндә 1224 урынга исәпләнгән яңа мәктәп - соңгы 30 елда шәһәрдә төзелә торган беренче мәктәп. Бинаның мәйданы 25 мең кв. м., территориясе – 28 мең кв.м. учреждениегә керү юлларын төзекләндерү, шулай ук инженерлык системаларын салу дәвам итә. Эшләр барышын бүген Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев тикшерде
«Хезмәттәшләрем, эшнең һәр этабы буенча мин нәтиҗәләр күрәм, без график буенча барабыз, территорияне төзекләндерү мәсьәләләрен аерым эшләүне сорыйм», - диде район башлыгы.