Бүген, 26 майда, 16.00 сәгатьтә Нефтехимиклар паркында сәләтле балалар фестивале узачак. Уку, спорт һәм сәнгатьтәге уңышлары өчен 275 яшь түбәнкамалы билгеләп үтеләчәк. Аларга акча сертификатлары һәм дипломнар тапшырылачак.
2007 елдан бирле ел саен Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты укуда, спортта һәм сәнгатьтә аерым сәләтләр күрсәткән укучыларны, шулай ук аларны әзерләгән педагогларны бүләкли. Мондый форматта бүләкләү беренче тапкыр узачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.