Журналист Гафиулла Газиз вафат. Бу хакта «Татар-информ»га аның тормыш иптәше Наилә ханым Газизова хәбәр итте.
«Без соңгы елларда иремнең туган авылы Балтач районы Түбән Субаш авылында яшәдек. Гафиулла бер тапкыр инфаркт кичергән иде инде. Гел әйбәт кенә йөргән җирдән икенче тапкыр йөрәге эләктереп алды. Кичә ашыгыч ярдәм белән Казанга алып киттеләр. Хастаханәдә, операция өстәлендә вафат булды», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Гафиулла Газизов Балтач районы, Түбән Субаш авылында туып-үсә.