Бүген Түбән Камада Химик көнен билгеләп үттеләр. Тантаналы чаралар традиция буенча митингтан һәм Николай Васильевич Лемаев бюстына чәчәкләр салудан башланды.
Легендар беренче төзүче һәм химкомбинат генераль директоры Түбән Каманы торгызу һәм үстерү өчен күп эш башкарды, аның катнашында күп кенә мәдәни, мәгариф һәм социаль объектлар төзелде. Бу хакта үз чыгышында тантаналы митингта катнашкан Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин да искә алды. Бу турыда Түбән...