Татарстан Арбитраж судының эшчәнлеге хәзерге заман базар икътисады шартларында бик кирәкле һәм мөһим, ул инде өч дистә ел дәвамында республиканың динамик үсешен тәэмин итә. Бүген бу хакта республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Арбитраж судының 30 еллыгы уңаеннан уздырылган чарада белдерде.
«Татарстан – икътисади көчле төбәк. Бездә бизнес алып бару өчен кирәкле бөтен нәрсә бар. Дәүләтнең икътисади тормышында законлылыкны ныгытуга, эшкуарлык эшчәнлеге субъектларының хокукый аңын формалаштыруга...