Быел Чаллы шәһәре үзәгендә, мәйдан янында, татар авылының яңа форматы барлыкка киләчәк. Төзекләндерү эшләре белән Горзеленхоз хезмәткәрләре шөгыльләнә, хәзер аны монтажлау эшләре бара.
Комплекска тегермән, 10 метрга 8 метрлы йорт, 8 метрга 4 метрлы беседка керә, анда чын мич тә төзеләчәк. Янәшәдә генә сарай, мини-бакча, капка була. Бу хакта Автошәһәр мэриясенең Телеграм-каналында хәбәр ителә.
Бөтен территория матур агач койма белән әйләндереп алына. Мәйданчыкта шулай ук алты сәүдә павильоны урнаша...