Казанда Россиянең һәм Татарстанның иң өлкән десантчысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Павел Клетнев белән хушлаштылар.
Хушлашу мәрасиме Казанның Северный бистәсендә узды. Десантчыны соңгы юлга озатырга йөзләгән кеше – аның туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләре килгән иде.
Клетневны яңа «Курган» зиратында җирлиләр.
Павел Плетнев 1924 елның 12 ноябрендә ТАССРның Лаеш районы Рогозино авылында туа. Ул Венгриядә һәм Австриядә сугышкан, Венаны азат итүдә катнашкан. Җиңү көнен десантчы Чехословакиядә каршы ала.