Чистай районы мәктәпләре укытучыларына яңа ноутбуклар тапшырылды. Техниканы яңарту проекты Татарстанда Цифрлаштыру елы кысаларында, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән Ак Барс Банк тарафыннан гамәлгә ашырыла. Тантаналы чара шәһәр хакимиятендә узды. Чистай районы барлыгы 148 ноутбук алды. Бу турыда «Чистай хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.
«Без укытучыларга яңа ноутбуклар тапшыру башлангычы өчен Президентыбызга рәхмәтлебез. Бу бик мөһим, чөнки дөнья бертуктаусыз алга бара һәм заманча технологияләр үсә...