Әгерҗе шәһәренең 1нче гимназиясендә хөрмәтле ветеран укытучы Наилә Ясави кызы Харисованың «Үтте инде» әсәренә презентация узды. Әлеге әсәр Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе игълан иткән ябык әдәби бәйгесенең «Проза. Повесть» номинациясендә җиңү яулады.
Шулай ук Наилә ханым «Казан утлары» журналының «Айның иң яхшы авторлары» дипломына лаек булды. Чарада укытучылар, укучылар, «Әгерҗе хәбәрләре», «Яңарыш» газетасы хәбәрчеләре, китапханә хезмәткәрләре, тыл ветераннары катнашты.