Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстанның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Гөлнара-Клара Самат белән очрашты.
Гөлнара-Клара Самат Рөстәм Миңнехановка «Дуслык» ордены тапшырды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бу олы бүләкне бөтен халкыбыз исеменнән хөрмәт йөзеннән кабул итегез», - диде кунак.
ТР Президенты аңа Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу кысаларында үткәрелгән чараларда катнашканы өчен рәхмәт белдерде.