Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге фәнни хезмәткәре Искәндәр Измайлов Алтын Урданы тарихта билгеле булган иң зур империя дип атады.
«Чыңгызхан Монгол империясенең бер өлешендә Алтын Урда (Җучи Олысы) дәүләте төзи. Аның варислары Евразия белән Иске Дөньяның шактый өлешен берләштерә. Алтын Урда - тарихта билгеле булган империяләр арасында мәйданы буенча иң зурысы дип исәпләнә. Элегрәк мин иң зур империяне Британия дип белә идем, әмма Чыңгызхан империясе зуррак булып чыкты»...