Чаллыда яшәүчеләр «Китап» радиосының авточабышына кушылды (Чаллы, 25 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Чаллы шәһәрендә яшәүчеләр «Китап» милли радиосының Татарстан һәм Башкортстан районнары буйлап «Мин матурлык эзләп йөрим…» дип исемләнгән авточабышына кушылды. Шәһәрлеләр өчен Габдулла Тукай һәйкәле янында «Китап» радиосы башкарма продюсеры Лилия Кадырова шигырьләр сөйләде, «MINGAZOV» кавер төркеме танылган җырлар башкарды. «Чаллыда без „Уфтанма“, „Красивая/Хороший“, „Син — минем җанымның яртысы“ җырлары белән чыгыш ясадык. Һәр шәһәрнең күбрәк тыңлый торган җыры була. Читать полностью...