Казанда атыш булган сыйныфта укучы малай фаҗига мизгелләре турында сөйләде (Казан, 11 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген Казанның 175нче мәктәбендә сигезенче сыйныфта укучы Әхмәт Хәйруллин бүлмәдә атыш булган мизгелләр турында сөйләде. «Мин бу сыйныфта идем, утлы корал тоткан кеше безнең сыйныфка бәреп керде дә кешеләрне атып үтерә башлады», – дип сөйләде Әхмәт. Укучы сүзләренчә, укытучының гамәлләре зур югалтуларны булдырмый кала алган - ул барысына да парта астына качарга кушкан. «Ул берни кычкырмады да, керде дә кешеләрне атып үтерә башлады», – ди сигезенче сыйныф укучысы. Читать полностью...