Технология укытучысы 175нче мәктәптәге фаҗига турында ялган хәбәр таратмаска өндәде (Казан, 11 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанның Җәүдәт Фәйзи урамында урнашкан 175нче мәктәпнең каравылчысы һәм идән җыештыручысы һәлак булган дигән хәбәр дөреслеккә туры килми. Мәктәпнең технология укытучысы «Татар-информ» хәбәрчесенә шул хакта сөйләде. Укытучы үзенең исемен әйтмәде. «Татар теле укытучысының улы шунда укый иде, әлегәчә таба алмый. Һәр укытучы үз классын урамга алып чыкты. Каравылчы белән идән юучының кайда булганы билгесез, дигән фейк-хәбәрләр тарала. Ике идән җыештыручы басып тора. Читать полностью...