Яшел Үзән районында яшәүче Сәлимә Зарипова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте (Казан, 11 май, «Татар-информ»). Бөек Җиңү көне алдыннан Норлат авылында яшәүче Зарипова Сәлимә Зарип кызы бер гасырлык юбилеен каршы алды. Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатынын котларга Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы урынбасары Николай Бызин, Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров килде, дип яза район матбугат хезмәте. «Чын күңелдән сезгә сәламәтлек, бәхет, тыныч тормыш һәм якыннарыгызның кайгыртуын тоеп яшәвегезне телибез һәм... Читать полностью...