Татарстанда Covid-19 инфекциясенең тагын 34 очрагы ачыкланган (Казан, 10 май, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе 34 татарстанлыда ачыкланган. Аларның берсе вирусны республикадан читтә йоктырган, калганнары — элемтә юлы белән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «19 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 15 кеше өйдә дәвалана», — диделәр ведомствода. Бу юлы Чаллы зарарлану очраклары саны буенча лидер булып тора, биредә тәүлек эчендә 10 очрак теркәлгән. Аннары рейтингта Баулы районы - тугыз һәм Казан дүрт инфекцияле кеше ачыкланган. Читать полностью...