«Чаян» журналы баш мөхәррире: Кайчакта укучыларыбыздан тәнкыйть сүзләре ишетәбез (Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Чаян» сатира һәм юмор журналы баш мөхәррире Рафаэль Хәлиуллов кайвакытта укучыларның басманы тәнкыйтьләвен әйтте. «Күптән түгел эш телефонына бер хатын-кыз шалтыратып: „Бүтән мин сезгә язылмыйм“, — ди. Мин: „Нәрсә булды?“ — дип сорыйм. „Журналыгызда чаянворд (сканворд) ясыйсыз, ә җаваплары юк. Нишләп алай ул?“ — ди. Мин башваткыч җавапларын сайтта табып булганын аңлаттым. Ул миңа: „Миндә бернинди интернет та, сайт та юк“, — ди. Кайчакта шулай тәнкыйтьлиләр», — диде ул. Читать полностью...