Казанда күп катлы йортта чыккан янгыннан биш кешене коткардылар (Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Кичә Энергетиклар урамындагы йортта дүртенче каттагы фатирларның берсе янды. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Янгын турында әлеге йортта яшәүчеләр кичке унбердә 101 номеры буенча хәбәр иттеләр. Янгын сүндерүчеләр дүртенче катта тәрәзәдән чыга торган куе төтенне күрделәр. Битлекләр ярдәмендә янгын сүндерүчеләр биш кешене, шул исәптән бер баланы янган йорттан урамга алып чыгалар. Читать полностью...
Федеральный девелопер: ЦФА позволят легко и просто накопить квадратные метры и "обернуть" их в квартиру