«Көмеш кыңгырау» редакциясе 25 еллык юбилеенда Шәүкәт Галиев премиясен тапшырды (Чаллы, 12 апрель, «Татар-информ»). «Көмеш кыңгырау» республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы 25 еллык юбилеен бәйрәм итә. Юбилейда газетаның актив авторларына Шәүкәт Галиев исемендәге премия тапшырдылар. Газетаның баш мөхәррире Резеда Гасыймова авторларның кимемәвен билгеләп үтте. «Балалардан хат алгач, шулкадәр сөенәсен. Аны әйтеп тә булмый. Хәзер аеруча шулай, татарча белүчеләр кимеп барганда», — диде ул. «Һәр бала артында укытучылар бар», — дип Резеда Гасыймова укытучыларга да рәхмәт әйтте. Читать полностью...