Ураза тоту — таң беленгәннән алып, кояш баеганчыга кадәр ашау-эчү, җенси якынлык кылудан тыелып тору. Ураза Бөек Аллаһы ризалыгы өчен генә тотыла, ябыгу, дәвалану максатыннан тоту дөрес булмас, ягъни күңелдә Аллаһы ризалыгы өчен тоту максаты (нияте) булырга тиеш. Шулай ук айның башында 3 кон, яки ахырында өч көн генә тоту да дөрес түгел, уразаны Рамадан ае тәмамланганчы, бер ай буена тотарга кирәк.
Сәхәр ашау һәм авыз ачу (ифтар) вакыты
Иртәнге ашны ашауны — сәхәр ашау диләр, ә кичке аш — ифтар (авыз ачу) дип атала.