Мәдәният министры Ирада Әюпова Язучылар берлегенә көчле лидер кирәклеген әйтте (Казан. 3 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстан Язучылар берлегенә көчле лидер кирәклегенә басым ясады. Ирада Әюпова татар әдәбиятын оештыру эшчәнлегенең заман таләпләренә туры китереп оештырылу кирәклеген әйтте. «Татарстан Язучылар берлеге тирәсендәге шау-шу аерым шәхесләрнең генә түгел, татар язучысы исеменең абруен төшерә. Үзгәрешләр кирәк. Татарстан Язучылар берлегенә көчле лидер кирәк», - диде Ирада Әюпова Татарстан Язучылар берлеге корылтаенда. Читать полностью...