«ШАЯН ТВ» каналына кунакка «Таттелеком» җитәкчесе килде (Казан, 3 март, «Татар-информ»). Бүген «Таттелеком» АҖ генераль директоры Айрат Нуретдинов «ШАЯН ТВ» каналына кунакка килде. «Таттелеком» абунәчеләре безнең каналны инде ике ел карый. Бүген исә компания җитәкчесе контент булдыру барышын үзе килеп күрде, дип хәбәр итте каналның матбугат хезмәте. Яшь журналистлар кунакка тапшыруларның ничек эшләнгәнен сөйләде. «ШАЯН ТВ» каналында хәзер егермедән артык программа эфирга чыга. Аларны алып бару гына түгел, биредә эшләүче малайлар һәм кызлар сюжет төшерергә дә, монтажларга да өйрәнә. Читать полностью...
"Предстоящая встреча Путина и Пашиняна может стать переломным моментом в российско-армянских отношениях": Михаил Александров