Теләче районында ашлык киптерү комплексын төзи башладылар (Казан, 3 март, «Татар-информ»). Теләче районының Үзәк авылында «Август-Теләче» агрофирмасында ашлык киптерү комплексын төзи башладылар. Ул сәгатенә 50 тонна ашлык киптерә алачак. Җитештерү эшләре графигы нигезендә объектны агымдагы елның август башына файдалануга тапшыру планлаштырыла. «Август-Теләче» басуларында үстерелә торган культуралар яңа ашлык киптерү җайланмасында беренчел чистарту һәм киптерү процессларын узачак. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать полностью...
Финал всероссийского студенческого трека Олимпиады Кружкового движения НТО «Летающая робототехника» 2024