Түбән Камада яшәүче Андрей Жук Россиянең иң яхшы донорларыннан берсе булып танылган (Казан, 3 март, «Татар-информ»). Түбән Камада яшәүче Андрей Жук «Россиянең иң яхшы доноры — 2020» бөтенроссия конкурсында өченче урын алган. 60 яшьлек пенсионер 152 тапкыр барлыгы 68 литрдан артык кан биргән. Түбән Камада барлыгы 1 545 мактаулы донор яши. Андрей Петрович — әлегә Россия трансфузиологлар ассоциациясе советы рәисе һәм Россия табигый фәннәр академиясе академигы Евгений Жибурт имзасы куелган диплом алган бердәнбер кеше. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Читать полностью...
Всероссийский субботник пройдет на территории сервисного локомотивного депо «Москва-Сортировочная» 27 апреля!