2030 елга кадәр мәдәният оешмаларына йөрүчеләр санын өч тапкырга арттырырга телиләр (Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанда 2030 елга мәдәният оешмаларына йөрүче халык санын өч тапкырга арттырырга телиләр. «Россиядә 2030 елга мәдәният учреждениеләренә йөреш, онлайн һәм түләүсез килүләрне исәпкә алып, өч тапкырга артырга тиеш. Бу бик амбициоз бурыч. 2019 елда Татарстанда мәдәният учреждениеләренә 57 млн кеше килгән. Димәк, 9 елдан алар 160 миллионнан артык кеше кабул итәргә тиеш була», — диде Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова. Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта әйтелгәнчә... Читать полностью...