Татарстанда 2021 ел планындагы торакның 7 проценты файдалануга тапшырылган (Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Хөкүмәте Йортында республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Татарстанда бүгенге көндә планлаштырылган 2 млн 670 мең квадрат метр торакның 189 мең квадрат метры, ягъни планның 7 проценты файдалануга тапшырылганлыгын әйтте. Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Читать полностью...
Федеральный девелопер: ЦФА позволят легко и просто накопить квадратные метры и "обернуть" их в квартиру