Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Авыл ипотекасы өчен ана капиталын кулланырга ярый (Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Авыл ипотекасы программасы буенча торак алганда, беренче взнос акчасын кертү өчен ана капиталын кулланырга рөхсәт ителә. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов журналистларга матбугат конференциясендә гаиләгә ана капиталы программасы буенча бирелгән акчаны файдаланып булу мөмкинлеген искәртте. «2020 елдан без „Авыл территорияләренең комплекслы үсеше“ дәүләт программасын гамәлгә ашыруда катнашабыз. Читать полностью...