Белгеч соңгы тәүлектә Covid-19 белән иң күп авыручылар теркәлгән районнарны атады (Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары, Казанның сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе белән иң күп авыручылар теркәлгән районнарны атады. Бу турыда ул «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр итте. «Узган тәүлектә Казанда 64, Чаллы шәһәрендә, Буа, Яшел Үзән, Түбән Кама районнарында өчәр, Әлмәт һәм Бөгелмәдә икешәр, Балтач, Питрәч, Балык Бистәсе районнарында берәр яңа очрак теркәлгән», — диде ул. Читать полностью...
Всероссийский субботник пройдет на территории сервисного локомотивного депо «Москва-Сортировочная» 27 апреля!
Туроператоры назвали направления, куда россияне поедут отдыхать на майские праздники: некоторые страны удивили