Азнакайда каникулда мәктәп яны лагерьлары эшләячәк (Азнакай, 30 октябрь, «Татар-информ», « Маяк », Резидә Шәрипова). Каникул көннәрендә Азнакай районыныда 13 мәктәп яны лагеры эшләчәк. 2 ноябрьдән Азнакай район мәктәпләре укучылары бер атналык көзге каникулга чыга. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Каникул көннәрендә барлыгы 970 бала өчен бушлай 13 мәктәп яны лагеры эшләчәк. Аның унысы — Азнакайда, өчесе — Актүбәдә. Өлкән сыйныфлар өчен «Акыллы каникуллар» проекты гамәлгә ашырылса, кече сыйныфлар өчен сәламәтләндерү, спорт, иҗади юнәлештә һәм башка кызыклы чаралар оештырылачак. Читать полностью...