2021 елда Татарстан Иделне савыктыруга 544 млн сумнан артык акча юнәлдерәчәк (Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 2021 елда Идел елгасын савыктыруга Татарстан бюджетында 544 млн сумнан артык акча каралган. Бу хакта ТР финанслар министры урынбасары Алла Анфимова ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында хәбәр итте. «2021 елда «Әйләнә -тирә мохитне саклау» бүлеге буенча чыгымнар 975,5 млн сум күләмендә каралган, шуның 544,7 млн сумы «Иделне савыктыру» федераль проекты чараларын тормышка ашыруга тотылачак», - дип сөйләде докладчы. Читать полностью...
Владимир Брилёв: «Благотворительный базар в Lotte Hotel для дружеских делегаций из 44 стран – это круто!»
Филиалы АО "Желдорреммаш" приняли участие в региональном этапе второй Всероссийской ярмарки трудоустройства «Работа России. Время возможностей»
Минфин РФ: отсутствие интероперабельности - это препятствие к использованию ЦФА в международных расчетах