Саба районында урман хуҗалыгы өлкәсе алдынгылары бүләкләнде (Саба, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Саба таңнары» , Фәнил Мәүлетов). Саба районының Лесхоз бистәсендә Урман хезмәткәрләре көненә багышланган чаралар дүшәмбедән үк башланды. Иң элек «Саба урманчылыгы» дәүләт казна һәм «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре бүләкләнде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Алдынгы белгечләргә Министрлыкның һәм хакимиятнең Мактау грамоталары, район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылган. Чараларда шулай ук районның иҗат коллективлары чыгыш ясаган. Читать полностью...