Казанның Кремль дамбасында юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше зыян күрде (Казан, 29 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның Кремль дамбасында ике җиңел машина бәрелешкән, ике кеше җәрәхәт алган. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә сөйләделәр. Бүген иртәнге алтыда «Кырлай» паркы янындагы Кремль дамбасына керү юлында «Лада» һәм «Фольксваген» бәрелеште. «Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике кеше зыян күрде. 24 яшьлек «Лада» шоферының кулы җәрәхәтләгән, ә 24 яшьлек чит ил машина йөртүчесе баш мие селкенгән», - дип ачыкладылар ЮХИДИдә. Урында юл-патруль хезмәте инспекторлары эшли. Читать полностью...
Авиабилеты со скидкой 50%: до окончания распродажи крупнейшей частной авиакомпании России осталось несколько часов. А вы успели?