(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Кукмара районы Манзарас авылында чардуганнарга зыян салган кешенең кем икәнен ачыклаганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Кукмара районы башлыгы урынбасары Равия Кәримуллина хәбәр итте.
«Ул психиатрда исәптә торган 1971 елгы Кукмара кешесе булып чыкты», — диде Равия Кәримуллина. Ул кеше күптән түгел генә психиатрик клиникада дәваланып кайткан булган. Кирәкле чаралар күреләчәк, диде район башлыгы урынбасары.
Кичә Манзарас авылында...