(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирусы йоктыруның яңа очраклары теркәлмәгән. Бу хакта Роспотребнадзор хәбәр итә.
Россиянең 43 төбәгендә бер тәүлек эчендә 1154 яңа очрак ачыкланган. Аларның күбесе Мәскәүдә (697 очрак), Санкт-Петербургта (69) һәм Мәскәү өлкәсендә (67).
Ведомство мәгълүматлары буенча, инфекция йоктыручыларның барысы да Covid-19 коронавирусына бәйле вазгыять имин булмаган илләрдән кайткан, яки авырулар белән контактка кергән.