(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Шагыйрь, язучы-сатирик Марсель Салимов фәкать татар һәм башкортларның дуслыгы яклы. Бу турыда язучы халыклар дуслыгы йортында үткән «Чорына күрә җыры» исемле китабының презентациясендә әйтте.
Кичәне халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов ачып җибәрде. Роберт Миңнуллин һәм Рәдиф Гаташ сатирик турында җылы сүзләр әйттеләр. Автор үзенең берничә шигырен тамашачыга тәкъдим итте. Кичәне татар һәм башкорт биюләре бизәде.
«Һәр кеше үз милләтен, телен яратырга тиеш.