(Казан, 18 февраль, "Татар-информ"). Төмән өлкәсендә «ТатЛеди» клубы ачылган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге клуб Юлия Касыймова һәм Юлия Мирхәйдәрова, Ләйсән Усманова, Рузалия Нуруллина, Рузилә Илчигулова, Земфира Хәмидуллина, Әлфия Дәүлиева һәм Динә Рамазанова катнашында беренче адымнарын башлап җибәргән. Клубка татар халкының мәдәнияте, тарихы белән кызыксынган һәркемне чакыралар.
«Чын татар өчен стиль һәм имидж — гармонияле һәм максатчан...