(Нурлат, 17 февраль, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов көндәшлеккә сәләтле булмаган Нурлат шикәр заводына инвесторларны җәлеп итү кирәклеге турында белдерде. Бу хакта ул Нурлат районы Советы утырышында әйтте.
«Бу кешеләрне ничек җәлеп итә алуыбызны карарга кирәк. Сәнәгать мәйданчыгын куллану мәсьәләсен, анда нинди инвесторларны җәлеп итә алуны уйларга кирәк. Бу, бәлки, предприятиенең чишмә башында торган кешеләр өчен авыр булыр, әмма без кешеләр эшле булсын өчен бөтен шартларны тудырырга тиеш»...