(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Идел буе киңлекләре» дәүләт заказнигында табигать законнарын бозмыйча ял иткән халыкка бернинди тыюлар булмаячак. Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Фаяз Шакиров ТР Министрлар Кабинетында брифингта шул хакта әйтте.
Тыюлык Казан, Лаеш, Югары Ослан, Яшел Үзән районнары территорияләрен үз эченә ала. Куйбышев сусаклагычы акваториясендә мондый зур тыюлык булдыру турында карар 2019 елның 30 декабрендә чыкты.