(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», «Мәгариф», Раушания Хөснетдинова). Бүген, 11 декабрьдә, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Ике һәм күптеллелек шартларында дәүләт һәм региональ телләрне куллануның хокукый нигезләре (федераль дәүләтләрдә тел сәясәтен тормышка ашыруның дөньякүләм тәҗрибәсе)» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли конференция узды. Чараның төп оештыручысы ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты булды.